Рәшит Мәрдиханов – артист |
|
|
|
Җомга, 08 Апрель 2011 | Караулар : 14574 |
|
Рәшит Мәрдиханов — Минзәлә театрында хезмәт иткән татар артисты.
Минзәлә районының Чулпан авылында туа. Ул Минзәлә театрына үзешчән сәнгатьтән килә һәм 1951 елдан 1990 елга кадәр шунда эшләп, күпсанлы катлаулы образлар тудыра. Р. Мәрдиханов сәхнәдә бик кызыклы, тормышчан, күркәм образлар иҗат итте. 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Ю. Әминовның “Язылмаган законнар” спектаклендә Шәйхенур роле өчен яшь артист ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул башкарган рольләр психологик тулылык, тормыш дөреслеге һәм әдәби яктан камилләшкән булулары белән аерылып торалар. Шундыйлардан: “Кыю кызлар”да Гыйлемдар, “Гөлчәчәк”тә Илшат, Зиннәт, “Иблис шәкерте”ндә Суиндон, “Ил”дә Янтимер, “Зәңгәр шәл”дә Җиһанша һәм Тимуш, “Икәүдән-икәү”дә Тимербулат һ.б. санап китәргә мөмкин. Мәрдиханов иҗатында фикернең ачыклыгы һәм төгәллеге үтә нечкә сәнгати тоемлау һәм образның тирән психологик чишелеше белән бергә үрелеп бара иде. |
Артка
|